Версия для слабовидящих
Точное время: 14:03
Башҡортостан Республикаһы Ҡариҙел районы муниципаль районының ҮҘӘК КИТАПХАНАҺЫ муниципаль автономиялы учреждениеһы
Муниципальное автономное учреждение ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА муниципального района Караидельский район Республики Башкортостан МАУ ЦБ МР Караидельский район РБ
Муниципальное автономное учреждение ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА муниципального района Караидельский район Республики Башкортостан МАУ Центральная библиотека муниципального района Караидельский район Республики Башкортостан

ТВОРЧЕСТВО НАШИХ ПИСАТЕЛЕЙ-ЗЕМЛЯКОВ /ЯҠТАШ- ЯҘЫУСЫЛАРЫБЫҘҘЫҢ ИЖАДЫ

1 СЕНТЯБРЬ – БЕЛЕМ КӨНӨ

ТАНЗИЛЯ ЯКУПОВА – поэтесса, укытыусы, Гаян Локманов исемендәге премия лауреаты

Иң беренче – Белем көне
(Минем өчен бик кадерле булган беренче укытучым Рәзифә апага багышлыйм)

Гомернең мул көзләредәй
Алтын гына сары чагы.
Илле биш ел гомер узгач
Укытучым ишек какты.

Һич чыкмады минем истән
Иң беренче – Белем көне.
Ишек ачып каршылаган.
Балачакның алиһәсе.

Балачакның алиһәсе
Ул- беренче укытучым.
Мәктәп-белем сукмагыннан
Олы юлга чыгаручым.

Иң кадерле якын кешем
Балачагым аланында.
Хәреф, саннар..Басып торам
Яулап алыр тау каршында.

Белем тауларына менеп,
Ак таңнарны каршыладым.
Укытучым салган юлдан
Һич кенә дә тайпылмадым.

Сары көзнең тәү көнендә
Һәр ел саен сәфәр чыктым.
Ничә буын балаларын
Ишек ачып каршы алдым.

Гомернең мул көзләредәй
Алтын гына сары чагы.
Илле биш ел гомер узгач
Балачагым кайтты тагы…
Укытучым ишек какты.

Тәнзилә Якупова