Онытырга мөмкин тугел.
(Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль кичә).
(Талгын гына музыка астында алып баручы сэхнэгэ чыга).
Хәерле көн телэп пәрдә ачам
Хәерле көн телим хәр кемгә
Кылган гамәлебез изгелектән торсын
Изге эшләр кылыйк бугендә.
Жиңу көне иң зур бәйрэм –
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф кузләрен
Кырда тугел, карда тугел,
Бишегендә йомган көн.
Жиңү килде жирне нурга кумеп,
Шатлык белән кузне чылатып.
Килде ул көн – горур кукрәкләрдә
Орден – медальләрне чынлатып.
Саумысыз кадерле тамашачылар, хэерле кон жюри агъзалары, хэерле кон килгэн кунаклар. Боек жинунен 75 еллыгына багышланган “Жину салюты” район смотр конкурсын сезнен алдыгызда Иске Акбулэк авыл мэдэният йорты узэшчэннэре “Онытырга момкин тугел” дип аталган эдэби музыкаль кичэ белян башлыйбыз.
( Жэйге матур тан. Кошлар сайрый. Вальс биеп сэхнэгэ Егет белэн Кыз керэ, биилэр.).
Егет. Нинди матур тан!
Кыз. Нинди гузэллек!
Егет. Вэгъдэлэшкэн бу конебезне мин мэнге онытмам.
Егет. 1941 ел хэтеребездэн мэнге жуелмас
Кур эле, салават купере сузылды
Ямь булып авылым уренэ.
Бер ягы – тугайлы инештэ,
Бер ягы – карурман кулендэ.
Мэхэббэт купере сузылган
Безнен дэ кунелдэн-кунелгэ.
Бер башы -аерылу тонендэ,
Бер башы – кавышу конендэ.
(Кинэт кошлар тавышы тына. Музыка туктый. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелэ.Сэхнэ карангылана. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итуче Левитан тавышы. “Священная война”жыры янгырый. (А.Александров муз., В.Лебедев-Кумач суз.). Прожекторлар яктысында Егет белэн Кыз пэйдэ була. Егет солдат киемендэ.)
А.Б.Сонгы тапкыр кичэ колде донья,
Сонгы тапкыр кояш балкыды.
Тан атмады буген, тан атмады,-
Алды жирне сугыш ялкыны.
(“Солдатлар” жырынын ике куплеты янгырый. (Р.Эхмэтжанов суз., Ф.Эхмэдиев муз.)
Озатып вокзаллар каршында
Мангайдан уптелэр аналар.
Тузанлы юллардан уттелэр
Доньяны курмэгэн балалар.
Балалар керделэр утларга,
Балалар суз бирде тупларга.
Куплэре торенеп шинельгэ
Калдылар еракта йокларга.
Ирлэр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген олгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы озэлеп.
А.Б. Менэ шулай башланып китте тарихта тине булмаган Боек Ватан сугышы. Бу 1941 елнын 22 июнь таны иде. 1418 конгэ сузылачак дэhшэтле сугышнын никадэр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан эйлэнеп кайтмаячагын да эле беркем дэ белми иде.
1418 кон хэм тон! Яшэу хэм улемнен арасы, Дэхшэтле елларнын бугендэ Тозэлми йорэктэ ярасы. Тиндэшсез йорэкнен бахасы
20 миллион корбаннар, Жинугэ юл ярып батырлар Улемгэ йозгэ _ йоз торганнар.
Бар микэн бер генэ гаилэ Тимэгэн сугышнын ялкыны? Эйлэнеп кайтмады хэр ойдэн Кимендэ бер ике якыны.
Сугыш… Менлэгэн шэхэрлэр жимерелгэн, жир йозеннэн горлэп торган авыллар юкка чыккан, шау чэчэккэ кумелгэн бакчалар янып колгэ эйлэнгэн. Коточкыч сугышка безнен авыл жирлегеннэн 131 якташыбыз киткэн хэм аларнын бары тик 59 на гына туган якка эйлэнеп кайтырга насыйп булган. Купме авылдашыбыз чит-ят жирлэрдэ ятып калды. Алар еракта, доньянын торле иллэре туфрагында мэнгелек йокыга талдылар.
Сәхнәбез түренә авылыбызның иң оло аксакалы, тыл ветераны Нигматзянов Исхак бабайны сакырабыз. Рәхим итегез.
Эйе… Сугыш авылдагы хэрбер йортны тетрэтте. Барлык ир – егетлэр сугышка китэлэр, авылда картлар, хатын – кызлар, балалар калалар. Э тормышны алып барырга кирэк иде – игенен дэ игэргэ, балаларны да ач – ялангач итмэскэ, сугыш кырына икмэген, коралын да озатырга, бик зур салымын да тулэргэ кирэк була. Шуна да сугыш елларында алар уракчы да, сабанчы да, тракторчы хэм житэкче дэ булдылар.
Ирлэр китте кызлар елап калды, Шаулап калды иген олгереп. Басу капкасына чаклы озата барды
Яше – карты барысы озелеп. Ирлэр китте, кызлар елап калды, Елап калды купме хатыннар. Туйда кигэн кулмэклэре калды Купме бала калды ятимнэр.
Сәхнәдә үзенең жырлары белән Маснавиева Гөлзимә.
Тылда “Барысы да фронт очен, барысы да Жину очен” лозунгысы астында фронтка икмэк, жылы киемнэр эзерлэп озаттылар, э узлэре алабутадан әпи пешерделәр. Ашарга житмэу сэбэпле, ачлыктан шешенделэр, хэтта улделэр. Эй, апалар, сугыш елларында Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
Сезнен сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге – мэнге хэйран калырлык.
Сәхнәдә Закирова Наилә.
Ут эчесе тоеп кайгы кичкэн,
Халык кунеле тирэн яралы.
Нэфрэт уты боркеп сулыш ала
Уч алу бит анын карары. Дэхшэт куба, кырлар яна гулэп
Жир актарып туплар ярыла.
Яшь батырнын барыр юлларына
Утлы тотен, ялкын сарыла.
озакбара корэш каты була
Дошман явы куплэп кырыла, Лэкин батыр егет узе бер иртэдэ
Ятып кала сугыш кырында.
Сэхнэдэ Юлия Муфтахова “Милэшлэрем” жырын башкара.
Утлы еллар утте,
Жину килде. Куплэр эйлэнеп безгэ кайтмады.
Исэн – саулар Берлингача житеп,
Туган авылларына атлады.
Жину коне, куктэн кузем алмыйм, Кугэрченнэр уйный очынып,
Зэнгэр куктэ ап – ак канатлары Комеш кебек китэ чагылып. Жину коне жинел бирелмэде,
Жыр жырланмый шохрэт – дан очен. Йорэк жырлый хэрбер солдат очен, Егермелэп миллион жан очен. Янгыра жыр, тыйнак илем очен, Рэхмэт, Ватан, жинден, талпындын Янгыра, жыр, горурлыгы булып халкымдын.
Номер Галимзянова Гөлсөм башкорт халык биюе.
Улгэннэрне онытмыйк, хэрберебезнен кунелендэ алар мэнге саклансын. Югалтулар алып килде сугыш, Купме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларнын йокыларын саклап,
Ак каеннар монсу шаулыйлар.
75 ел инде 75 ел Сагынып котэ авылым кайда сез? Куплэрегез хыялларда гына Тоштэ генэ кире кайтасыз, кайда сон сез?
75 ел инде… Кайтмый калганнарны котэбез.
Авыл уртасындагы зур хэйкэлгэ
Чал башыбызны иеп утэбез.
Сәхнәбез түрендә Карамов Ильяс.
Ал нурларга торенеп кояш байый,
Уткэн юллар килэ кунелгэ,
Жинулэрне яулап алган коннэр
Онытылмаслар гомер-гомергэ.
Уйный быргылар, тындылар туплар,
Шатлык кичерэ безнен, батырлар;
Явыз дошманны алар жинделэр,
Берлин остенэ ал байрак элделэр.
Шигырь. Укый Раджабаева Риана.
Жину килде жирне нурга кумеп,
Шатлык белэн кузне чылатып.
Килде ул кон горур кукрэклэрдэ
Орден-медальлэрне чынлатып.
Орден-медальлэр белэн кукрэклэре тулган сугыш каhарманнарына мен-мен рэхмэт
Юлларда булыгыз, медальлэр,
Аяклар талса да тынмагыз.
Меңнэргэ кучмэгез, медальлэр
Йорэклэр катында чынлагыз.
Кызлар башкаруында бию Катюша.
Фронтны икмэк, кием-салым белэн тээмин итеп торган хормэтле апалар, аналар! Без сезгэ сокланабыз. Жинугэ керткэн олешегез эйтеп бетергесез зур. Рэхмэт Сезгэ!
Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкэгэ тиде авырлык.
Заман авырлыгын кутэрергэ,
Зур кайгылар баштан уткэрергэ
Кайдан тылсымлы коч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мэнге-мэнге хэйран калырлык.
Сәхнәдә үзенең жырлары белән Сахабутдинов Әлфис. Рәхим итегез.
Кунеллэрдэ яз аенын,
Бар шатлыгы, бар яме.
Кук йозендэ – кугэрченнэр
Илдэ – Жину бэйрэме.
Жину коне – шатлык, бэйрэм, Кузлэргэ яшь килсэдэ. Хэркем аны котеп ала,
Еллар утеп китсэ дэ. Гэрэсэтлэр онытылмый,
75 ел утсэ дэ,
Котэ – котэ якыннарны Гомер утеп китсэ дэ.
Бер кайчан да онытмыйк, Сугыш уткэн юлларны. Туган илдэ зур хезмэттэ
Телик тыныч елларны.
Кызлар башкаруында татар биюе.
Жырларнын жырлыйк матурын –
Жинугэ илткэннэрен.
Вэгъдэ биреп коткэннэрнен
Куз яшен сорткэннэрен
Бугенге бэхет мэнгегэ
Кояштай балкып торсын,
Ил тынычлыгын саклаучы.
Солдатлар исэн булсын.
Сәхнәдә үзенең жырлары белән Галимзянова Альфира.
Шигырь. Кыр казлары. Укый Карамов Риназ.
Батырлыгын совет солдатының
Рэхмэт белэн искэ алабыз.
Жиңулэрдэн аның, хормэтенэ
Мэңге яшэр hэйкэл салабыз.
Боек жиңугэ 75 ел! Илебез азатлыгы очен корэшкэн солдатларны онытмыйк. Исэннэрнең кадерен белик Улгэннэрнең каберен белик! Боек Жиңугэ 75 ел дип Шатлык белэн тибэ йорэклэр. Тормышыгыз матур, куңелегеэз тыныч Гомерегез озын булсын, Безнең сезгэ шундый телэклэр. Сэхнэдэ “Сандугач” вокал торкеме. (Уз ягыма кайтсам).
Шуның белән кичәбезне тәмамлыйбыз. Барыгызга да исәнлек – саулык, уңышлар телибез. Зур рәхмәт игътибарыгыз өчен.